Рәшит Мәрдиханов, Рәшит Мәрдихан улы Мәрдиханов (вариант: Мәрдеханов) — Минзәлә театрында хезмәт иткән (1951-1990) татар артисты. Татарстанның халык артисты (1991).
Тәрҗемәи хәле Татарстан АССР Минзәлә районының Чулпан авылында туа. Минзәлә театрына үзешчән сәнгатьтән килә.
Иҗаты 1951 елдан 1990 елга кадәр Минзәлә театрында эшләп, күпсанлы катлаулы образлар тудыра. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957 ел, 24 май — 2 июнь) Ю. Әминовның «Язылмаган законнар» спектаклендә Шәйхенур роле өчен яшь артист ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Уйнаган рольләре Р. Мәрдиханов сәхнәдә бик кызыклы, тормышчан, күркәм образлар иҗат итте. Р. Мәрдиханов иҗат иткән образлар психологик бөтенлек, сәнгатьчә камиллек, тормышчанлык, эчкерсезлек һәм рухи бәйсезлекләре белән аерылып торалар. Мәрдиханов иҗатында фикернең ачыклыгы һәм төгәллеге үтә нечкә сәнгати тоемлау һәм образның тирән психологик чишелеше белән бергә үрелеп бара иде. Җиһанша, Тимуш — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Җантимер — «Ил» Кәрим Тинчурин Балаш — «Сәвил» Д. Җаббарлы Гыйлемдар — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Тимербулат — «Икәүдән-икәү» Гариф Ахунов Гапсаттар — «Гапсаттарның Кырымга сәяхәте» Сәет Шәкүров Заһит — «Хыянәт» Хәй Вахит Шатун — «Гарасат» Габделхәй Сабитов Илшат, Зиннәт — «Гөлчәчәк» Юныс Әминов Андро — «Андро һәм Сандро Георгий Хугаев Фирка оешмасы сәркатибе — «Платон Кречет» А. Корнейчук Миронов — «Мария» А. Салынский Суиндон — «Шайтан шәкерте» Бернард Шоу һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1957 ВЛКСМ Үзәк Комитеты Мактау грамотасы 1991 Татарстанның халык артисты
Искәрмәләр
Сылтамалар
Минзәлә театры сайты Р.М. Мәрдиханов «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Минзәлә театры актерлары