Руслан Ринат улы Шәгалиев (1980 елның 3 апреле, Уфа, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Иннополис шәһәре мэры (2016―2024).
Тормыш юлы Руслан Шагалиев 1980 елның 3 апрелендә Уфа шәһәрендә туаШагалеев Руслан Ринатович / tatcenter.ru. «Уфанефть» нефть-газ чыгару идарәсендә автоматлаштырылган идарә системалары һәм исәпләү техникасы хезмәтендә идарә итү пульты операторы (2000), 5 разрядлы КИП һәм автоматика слесаре (2002), 4 разрядлы КИП һәм автоматика слесаре (2003), инженер (2003—2004) булып эшли. 2003 елда «мәгълүматны эшкәртү һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системалары» белгечлеге буенча Уфа дәүләт авиация техник университетын тамамлый.
2004—2005 елларда — «Корус консалтинг компаниясе»ндә (Санкт-Петербург) консультант. 2005—2008 елларда — «Раф-Брокер» ЯАҖндә (Мәскәү) трейдер, өлкән трейдер. 2008 елдан 2014 елның апреленә кадәр Yota компаниясендә проектлар җитәкчесе, региональ үсеш буенча директор, территориаль директор булып эшләгән.
2015 елның 1 декабреннән Иннополис мэриясендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшли башлый. 2016 елның 24 ноябрендә Руслан Шагалиев Иннополис мэры итеп сайлана, аның кандидатурасы өчен 77 кешенең 76 сы тавыш бирәНовым мэром Иннополиса стал экс-менеджер Yota. 2024 елның 18 июнендә Иннополис мэры вазыйфасыннан китүен белдерәДорогие жители города Иннополис! Super Innopolis Forwards – Telegram Руслан Шагалиев Иннополис мэры вазифасыннан китә. Татар-информ, 18.06.2024. Бүләкләр 2016 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте; 2016 — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәте; 2020 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте. 2024 ― «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медалеДмитрий Вандюков Иннополисның яңа мэры булды. Татар-информ, 20.06.2024
Искәрмәләр
Төркем:Уфада туганнар Төркем:Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаучылар