Алинә Кәримова, Алинә Юрий кызы Кәримова (кыз фамилиясе Прокофьева, 1992 елның 14 марты, РФ, Татарстан, Түбән Кама) ― җырчы, халыкара конкурслар лауреаты, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы (2017 елдан, ире Азат Кәримов белән бергә).
Тәрҗемәи хәле 1992 елның 14 мартында Түбән Кама шәһәрендә туган. 2000 елда гаиләсе белән Сарман районы Сарайлы авылына күченә. Сарайлы тугызъеллык мәктәбен, Сарман сәнгать мәктәбен (укытучылары Гөлназ Гөлүс кызы, Татарстанның атказанган укытучысы Рәсиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина) тәмамлаган. Җырларга әбисе этәргән. Бала чакта җырларга яратмаса да, әкренләп сәхнәгә тартылган, авыл клубында җырлаган. «Энҗе бөртекләре» районкүләм җыр конкурсында сәләтен күрсәтә. Бер-бер артлы «Сандугач сайрар илем», «Сандугач керде күңелгә», Сара Садыйкова, Әлфия Авзалова исемендәге һ. б. бәйгеләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек була.
2009 елда «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исеме (Гран-при) ала. Әлеге конкурс аңа Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә юллама бирә (РФ атказанган артисты Клара Әкрам кызы Хәйретдинова классында укый) Эльвира Шакирова. Азат Кәримов: «Алинә күкрәгемә сыенып елады». «Шәһри Казан», 4.02.2021
«Керәшен чибәре ― 2009» титулы иясе.
2010 елда «Дуслык моңы» төбәкара җыр конкурсында (Нефтекамск) 2нче дәрәҗә лауреат була (Азат Кәримов ― 1нче дәрәҗә лауреат).
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алган (Клара Хәйретдинова классы).
2017 елның сентябреннән ире Азат Кәримов белән бергә ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып бара.
2021 елда «Яңа татар җыры» фестивале проектында Азат Кәримов белән «Яратып йөрим сине» җырын (авторлары Фәрит Хатыйпов, Дамир Гарифуллин) башкарып, «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә 3нче урынны алалар, 100 мең сум премия белән бүләкләнәләрЭльвира Шакирова. «Яңа татар җыры» яңа Яхиннарны, Сәйдәшевләрне таба алдымы? «Шәһри Казан», 1.03.2021.
Җырчының репертуарында күбесенчә ретро җырлар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе «Мактаулы исем артыннан йөрергә вакытлары юк»: Алинә – Азат Кәримовлар гаиләсендә куаныч. Интертат, 7.01.2026 Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Азат Кәримов (30.05.1990, Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган), җырчы, педагог, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы. 2013 елда никах укытканнар, 2014 елда рәсми рәвештә өйләнешкәннәр, туйлары Чаллыда үткән. Казанга якын Шәмсир (Самосырово) бистәсендә үз йортлары белән яшиләр. Кызлары Азалина (Азат белән Алинә исемнәреннән ясалган, мәгънәсе «гүзәл чәчәк»), Гөлмәрьям (туган көне 29.04.2018)Юлия Губина. Алина Каримова: «Ике якны да тигез күрәм». «Туганайлар», 30.09.2018. Искәрмәләр
Әдәбият Прокофьева-Кәримова Алисә Юрьевна. // Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 319нчы бит. ISBN 978-5-9500696-1-1 Альбина Гайнуллина. Алинә Кәримова: «Шайтаннарым бер тузса, әйтәсемне әйтми туктамыйм». «Акчарлак», 2021 ел, 28 июль, 9, 13нче бит. Лилия Йосыпова. Алинә һәм Азат Кәримовлар белән интервью. «Ирек мәйданы», 03.04.2017 Сылтамалар Алина Каримова & Азат Каримов. instagram.com Алинә һәм Азат Кәримовлар. ВКонтакте Алинә һәм Азат Кәримовлар башкаруында җырлар Сәнгать йолдызлары. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр