thumb|right|200px|Универсиада (ФИСУ) эмблемасы Универсиа́да, Дөнья студентлары уеннары, Дөнья университетлары уеннары — Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) җитәкчелегендә студентлар арасында узучы дөньякүләм спорт чарасы.
«Универсиада» сүзе «университет» һәм «олимпиада» сүзләре кушылып барлыкка килгән.
ФИСУ () Универсиаданы халыкара спорт һәм мәдәният фестивале дип билгели.
Универсиада 17-28 яшьтәге студентлар һәм аспирантлар өчен 2 ел саен уздырыла, әһәмияте һәм вәкиллек киңлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора.
Студентлар уеннары җәйге һәм кышкы Универсиадага бүленә.
Тарих
XIX гасырда спорт аеруча тиз үсеш алгач баштан Бөек Британиядә, ә соңрак Европаның башка илләрендә һәм АКШта төрле уку йортлары вәкилләре арасында ярышлар уздыру киң тарала.
Олимпия Уеннары уздырыла башлагач аларга охшаган ярышлар студентлар арасында да оештырыла башлый.
Беренче уеннарның әйдәүчесе булып Франция җәмәгать эшлеклесе, галим, укытучы Жан Петижан (Jean Petitjean) чыга.
1923 елда Парижда Халыкара университетлар спорт конгрессы уздырыла. Конгресста катнашучылар Студентлар арасында дөнья чемпионаты уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Беренче ярышлар ул шул ук елның маенда Парижда уздырыла да.
1924 елда Варшавада (Польша) беренче тапкыр халыкара студентлар чемпионаты үтә. Әлеге чемпионатта спортчы-студентлар җиңел атлетика төрләре буенча ярышалар.
Шул ук елда Халыкара студентлар конфедерациясе оештырыла (). Конфедерация һәм студентлар тырышлыгы белән II Дөнья сугышына кадәр Европаның төрле шәһәрләрендә дөнья студентлары өчен ярышлар уздырылына: Праһа (1925), Рум (1927), Дармштадт (1930), Турин (1933), Будапешт (1935), Париж (1937), Монте-Карло (1939).
Румда (Италия) узган (1927 ел) чемпионат программасы футбол, йөзү, фехтование һәм теннис белән баетыла. Катнашучылар саны да арта. Европа студентларыннан башка, ярышларга АКШ һәм Гаитидан да студентлар киләләр.
Шуңа да карамастан сугышка кадәрге елларда әлеге чараларда чагыштырмача әз кеше катнаша.
Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач студентлар арасындагы ярышлар кабат уздырыла башлый.
Ярышлар Халыкара студентлар берлеге (ИСУ) () җитәкчелегендә Яшьләр һәм студентлар халыкара фестивале кысаларында үткәрелә. Рәсми атамалары — Дөнья студентлар уеннары (). Уздырылган урыннар:
1947 Праһа, Чехословакия 1949 Будапешт, Маҗарстан 1951 Берлин, ГДР 1953 Бүкрәш, Румыния 1954 Будапешт, Маҗарстан 1955 Варшава, Польша 1957 Мәскәү, СССР 1959 Вена, Австрия 1962 Һелсинки, Финляндия
thumb|right|125px|<center>Казан Универсиадасы эмблемасы һәм билгесе — лалә чәчәге 1948 елда Люксембургта Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) төзелә һәм ул альтернатив ярышлар — Университет спорты халыкара атналары уздыра башлый: Мерано (1949), Люксембург (1951), Дортмунд (1953), Сан-Себастьян (1955).
Шулай итеп сугыштан соңгы елларда бер юлы ике оешма студентлар арасында халыкара ярышлар оештыру белән шөгыльләнә. Әлеге күренеш илләрнең ике каршы лагерьга бүленүе белән аңлатыла (салкын сугыш башлануы).
1959 елның 26 августыннан 7 сентябренә кадәр ИСУ һәм ФИСУ бергә Туринда (Италия) Халыкара студентлар уеннары уздыралар. Әлеге чарада 43 илдән килгән 1400 студент катнаша. Вакыйга хәзерге Халыкара студентлар уеннарына зур этәргеч була. Италия оештыручылары ярышларны Универсиада дип атарга тәкъдим итә. Сәяси тәэсирләрне киметү өчен җиңүчеләр исәбенә милли гимннар түгел, ә студентлар гимны — Гаудеамус Игитур («Gaudeamus Igitur») уйнатырга булалар.
I Кышкы Универсиада 1960 нчы елда Шамонида (Франция) уздырыла.
1973 елда VII Җәйге Универсиада Мәскәүдә үтә (). Анда студентлар спортның ун төре буенча ярышалар. Совет җыелма командасы 68 алтын медаль ала.
Татарстан спортчы-студентлары Универсиадаларда бик уңышлы катнашалар. Мисал өчен: 2007 нче елгы Бангкок Универсиадасында (Таиланд) 16 Казан студенты катнашып өч алтын, өч бронза һәм бер көмеш медаль алып кайталар, 2009 нчы елгы Белград Универсиадасында исә Казаннан 11 студент катнаша, шуларның икесе алтын һәм дүртесе көмеш медаль яулый.
thumb|left|200px|<center>Казан Универсиадасы талисманы — канатлы ак барс баласы Юни 2013 елның XXVII Җәйге Универсиадасы уздырылу урыны — Казан шәһәре (Татарстан/).
Универсиада девизы
Универсиада девизы: Фән — Спорт — Дуслык — Тынычлык.
Универсиада (ФИСУ) эмблемасы һәм байрагы
Эмблема уртасында U латин хәрефе урнашкан. Аның тирәли, континентлар билгесе булган, зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төсле биш йолдыз сүрәтләнгән. Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Универсиада (ФИСУ) эмблемасы төшерелгән. thumb|right|125px|<center>Универсиада (ФИСУ) байрагы
Уеннар талисманы, эмблемасы һәм шигаре
Уеннар талисманы беренче тапкыр 1981 елның X Кышкы Универсиадада кулланылына. Хәзерге вакытта һәр Универсиаданың үзенең эмблемасы, талисманы, шигаре бар.
Спорт төрләре
Мәҗбүри спорт төрләре
Җәйге Универсиада спорт төрләре
17px|Артистик гимнастика Спорт гимнастикасы 17px|Ритмик гимнастика Нәфис гимнастика 17px|Өстәл өсте теннисы Өстәл теннисы 17px|Теннис Теннис
17px|Җиңел атлетика Җиңел атлетика 17px|Дзюдо Дзюдо 17px|Фехтование Фехтование
17px|Йөзү Йөзү 17px|Суга сикерү Суга сикерү 17px|Судагы поло Су полосы
17px|Баскетбол Баскетбол 17px|Волейбол Волейбол 17px|Футбол Футбол
Кышкы Универсиада спорт төрләре
17px|Чаңгы узышлары Чаңгы узышлары 17px|Биатлон Биатлон 17px|Тау чаңгысы Тау чаңгысы
17px|Трамплиннан сикерү Трамплиннан сикерү 17px|Сынлы шуу Сынлы шуу 17px|Хоккей Хоккей
17px|Кёрлинг Кёрлинг 17px|Сноубординг Сноубординг 17px|Фристайл Фристайл
17px|Шорт-трек Шорт-трек 17px|Лыжное двоеборье Төньяк комбинация
Өстәмә спорт төрләре Оештыручылар өстәмә спорт төрләре буенча (Җәйге Универсиадаларда максимум 3, Кышкы Универсиадаларда — 2 )да ярышлар уздыра алалар. Казан Универсиадасында исә 12 өстәмә спорт төре буенча да ярышлар узды:
17px|Көрәш Билбаулы көрәш 17px|Бокс Бокс 17px|Авыр атлетика Авыр атлетика
17px|Академик ишкәк ишү Академик ишкәк ишү 17px|Байдарка һәм каноэда ишкәк ишү Байдарка һәм каноэда ишү 17px|Чирәмдәге хоккей Чирәмдәге хоккей
17px|Волейбол Пляж волейболы 17px|Футбол Пляж футболы 17px|Регби Регби
17px|Велоспорт Велоспорт ВМХ 17px|Ату Стендка ату Шахмат
Универсиада узган урыннар
ЕлСаныҖәйге УниверсиадаСаныКышкы Универсиада 1959 I Турин, Италия — 1960 — I Шамони, Франция 1961 II София, Болгария — 1962 — II Виллар-сюр-Оллон, Швейцария 1963 III Порту-Алегри, Бразилия — 1964 — III Шпиндлеров Млин, Чехословакия 1965 IV Будапешт, Маҗарстан — 1966 — IV Сестриере, Италия 1967 V Токио, Япония — 1968 — V Инсбрук, Австрия 1970 VI Турин, Италия VI Рованиеми, Финляндия 1972 — VII Лейк-Плэсид, АКШ 1973 VII Мәскәү, СССР — 1975 VIII Рум, Италия VIII Ливиньо, Италия 1977 IX София, Болгария — 1978 — IX Шпиндлеров Млин, Чехословакия 1979 X Мехико, Мексика — 1981 XI Бүкрәш, Румыния X Хака, Испания 1983 XII Эдмонтон, Канада XI София, Болгария 1985 XIII Кобе, Япония XII Беллуно, Италия 1987 XIV Загреб, Югославия XIII Штрбске Плесо, Чехословакия 1989 XV Дуйсбург, Алмания XIV София, Болгария 1991 XVI Шеффилд, Бөек Британия XV Саппоро, Япония 1993 XVII Буффало, АКШ XVI Закопане, Польша 1995 XVIII Фукуока, Япония XVII Хака, Испания 1997 XIX Сицилия, Италия XVIII Муджу, Корея 1999 XX Пальма де Мальорка, Испания XIX Попрад, Словакия 2001 XXI Пекин, Кытай XX Закопане, Польша 2003 XXII Тэгу, Корея XXI Тарвизио, Италия 2005 XXIII Измир, Төркия XXII Инсбрук / Зеефельд, Австрия 2007 XXIV Бангкок, Таиланд XXIII Турин, Италия 2009 XXV Белград, Сербия XXIV Харбин, Кытай 2011 XXVI Шэньчжэнь, Кытай XXV Эрзурум, Төркия 2013 XXVII Казан, Россия XXVI Марибор, Словения 2015 XXVIII Кванҗу, Корея XXVII Гранада, Испания 2017 XXIX Тайбәй, Кытай Җөмһүрияте XXVIII Алма-Ата, 2019 XXX Бразилиа, Бразилия XXIX Красноярск, Россия
Кызыклы фактлар
Универсиадада катнашучыларның якынча 60 проценты соңыннан Олимпия уеннарында да катнашалар. 1923 нче елда Парижда узган Халыкара студентлар ярышларын Жан Петижан Университетлар олимпия уеннары дип атарга уйлаган, ләкин Халыкара Олимпия Комитетының икенче президенты Пьер де Кубертен аның ул фикерен хупламаган.
Чыганаклар Халыкара университетлар спорты федерациясе рәсми сайты Казан 2013 Универсиадасы рәсми сайты 20 нче Казан урта мәктәбе сайты — Универсиада 2013 мәкаләсе Инглиз Википедиясе Рус Википедиясе Vipkazan.ru сайты — Универсиадалар тарихы Россия гомуми белем бирү порталы
Моны да карагыз Казан 2013 Универсиадасы Олимпия уеннары Паралимпия уеннары
Искәрмәләр
Сылтамалар Халыкара университетлар спорты федерациясе рәсми сайты Казан 2013 Универсиадасы рәсми сайты Универсиадалар тарихы
*