Мәкләр <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык түбән Мәкләр — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе I вариант Балалар бер түгәрәк ясап басалар. Уртага бер кыз бала чыга. Түгәрәктә басып торучы балалар белән уртадагы кыз арасында шундый әйтеш башлана:

Кырыйдагылар уртадагы балага: — Әй, син, матур кыз, мәкне ничек чәчәләр? Уртадагы бала (чәчкән булып): — Мәкне шулай чәчәләр, мәкне шулай чәчәләр.

Кырыйдагы балалар шул хәрәкәтне кабатлап: «Мәкне шулай чәчәләр», — дип әйтәләр. Уртадагы балага тагын сорау бирәләр: — Әй, син, матур кыз, ничек итеп үсә мәк? — Менә шулай үсә мәк, менә шулай үсә мәк (үскәнен күрсәтә).

Кырыйдагылар шул хәрәкәтне һәм сүзләрне кабатлыйлар. — Әй, син, матур кыз, ничек яфрак яра мәк? — Шулай яфрак яра мәк, шулай яфрак яра мәк (бармакларын ачып, яфрак яруны күрсәтә)!

Кырыйдагылар аның хәрәкәтен һәм сүзләрен кабатлыйлар. — Әй, син, матур кыз, ничек чәчәк ата мәк? — Шулай чәчәк ата мәк, шулай чәчәк ата мәк (кулларын ачып, чәчәк атуын күрсәтә).

Кырыйдагылар аның хәрәкәтен һәм сүзләрен кабатлыйлар. — Әй, син, матур кыз, мәкне ничек ашыйсың? — Мәкне шулай ашыймын, мәкне шулай ашыймын (мәк ашаган булып кылана).

Кырыйдагылар шуны кабатлыйлар. Аннан соң уртадагы бала үз урынына бер иптәшен чакыра, ә үзе түгәрәккә аның урынына баса. Уен яңадан башлана.

II вариант Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртага өч-дүрт кыз (алар «мәкләр» була) һәм бер «бабай» баса. Кырыйдагылар бер тарафка әйләнеп җырлый башлыйлар: — Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан. Бир җавап безгә, бабай. Бир җавап безгә, бабай: Чәчикме мәк, чәчикме мәк?

Бабай: — Чәчегез, балалар.

— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан. Бир җавап безгә, бабай, Бир җавап безгә, бабай: Чәчәк атамы мәк, чәчәк атамы мәк?

Бабай: — Ата, балалар, ата.

— Мәкләр, мәкләр, кызыл мәкләр, Торыйк, бирсә файда, сорыйк бабайдан. Бир җавап безгә, бабай; Бир җавап безгә, бабай: Өлгердеме мәк, өлгердеме мәк?

Бабай: — Өлгерде мәк, рәхим итегез!

Шуннан соң кырыйдагы кызлар килеп уртадагыларны иңбашларыннан тотып селки башлыйлар («мәк койдырталар»).

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Җырлы-биюле уеннар Төркем:Татар уеннары