Андраш Рона-Таш (; 1931 елның 30 декабре, , Будапешт) ― , венгр тел белгече, тарихчы, тюрколог һәм монголистика белгече, чуаш телен өйрәнүче, Венгрия хакыйкый әгъзасы (1995). Венгрларның төрки телләргә һәм мәдәниятенә мөнәсәбәтен өйрәнүгә зур өлеш кертә. 1990―1992 елларда Сегед шәһәренең Йожеф Аттила исемендәге ректоры.
Тәрҗемәи хәле 1931 елның 30 декабрендә (хәзерге Венгрия) башкаласы Будапешт шәһәрендә туган Róna-Tas András. Köztestületi tagok MTA. 1955 елда Будапешт тәмамлаган, Шәрекъ халыкларының этнографиясе, археологиясе, тарихы һәм телләре буенча төпле белем алган. Ул үзенең университет белемен Этвеш Лоранд (ELTE) фольклористика һәм көнчыгышны өйрәнү факультетында 1950 елда башлый һәм 1955 елда социаль фәннәр өлкәсендә диплом алган. Аның укытучылары (Lajos Ligeti), (Gyula Németh), (Gyula Ortutay) һәм (István Tálasi) була. 1958 елда Тибет теле буенча диссертациясе өчен университет докторы исемен алган. Аның өстәмә өйрәнгән белем тармагы монголистика һәм гомуми фольклористика була.
Тибет һәм Монгол лингвистикасы буенча кандидатлык диссертациясен 1964 елда, алтай телләренең туганлык мөнәсәбәтләрен чагыштырмалы тикшеренүгә багышланган докторлык диссертациясен 1971 елда яклаган.
Үзе эшли торган белем тармагы буенча яңа юнәлеш ачып җибәрә алган профессор А. Рона-Таш озак вакыт Сегед алтаистика кафедрасы белән җитәкчелек иткән. Алтаистика ― ориенталистиканың алтай телләрендә сөйләшүче кавемнәрнең (төрки, монгол, маньчжур телле халыклар) узганын һәм бүгенгесен төрле яклап өйрәнүче бер тармагы, махсус гыйлеме.
Галимнең тарихи өлкәсендә, бигрәк тә алтай телле халыкларның борынгы язмышларын, телләрнең үсү-үзгәрү үзенчәлекләрен өйрәнү буенча ирешкән казанышлары (Шәрекъ белеме) фәнендә киң таныла. Галимнең хезмәтләре төрле илләрдә, төрле телләрдә еш басыла (исемлек 300 дән артык). Чит илләрдәге университетлар тарафыннан профессор сыйфатында эшкә чакырылган. Мәсәлән, 1971, 1985―1986 елларда , 1982―1983 елларда университетларында контракт буенча лекцияләр укыган. Профессор А. Рона-Таш ― 1990 елдан Венгрия әгъзасы.
Алтай телләре төркеменә карый торган телләрдән тыш, урал телләре төркеменә керүче фин-угыр һәм башка Себер–Урал халыклары телләре буенча да хезмәтләре бар. Телләрне табигый тормыш шартларында өйрәнүгә әһәмият бирә. 1957―1958 елларда Монголиядә этнографик һәм лингвистик материаллар туплаган. 1961 һәм 1973 елларда Урта Идел буена сәяхәт ясап, төрки телләрнең кайбер сыйфатларын саклаган чуаш телен җентекләп тикшергән.
2002 елда пенсиягә чыккан, әмма университетта укытуын һәм тикшеренүләр белән шөгыльләнүен дәвам иткән.
А. Рона-Таш ― галим. Урал-алтай халыклары телләренә күпмедер күләмдә мөнәсәбәте булган башка кавемнәрнең тарихларын һәм телләрен, мәсәлән, төрки-монгол халыклары белән борынгылыкта якыннан аралашкан күршеләрдән кытайларның, тибетларның борынгы чор телләрен, язуларын махсус өйрәнгән. Бай мәгълүмат саклаучы латинча, юнанча (борынгы грекча) чыганаклардан оригиналда иркен файдалана. Немецча, инглизчә, французча яхшы белә, русча җиңел аралаша, татар теленең хосусиятләрен нечкәләп аңлый.
Венгрия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнүчеләр комитеты һәм Сегед комиссиясе әгъзасы булган. 1990 елда Венгрия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты, 1995 елда ― хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Чуаш , Ататөрк Төркия институтының, чит илләрдә ― Швеция король һәм Хельсинки фин-угор җәмгыятенең мактаулы әгъзасы. Сент-Иштван Академиясе әгъзасы. 1996―2004 елларда ― фәнни журналының редакция коллегиясе рәисе.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе Тибет, монгол, чуаш һәм борынгы венгр тарихы, шулай ук борынгы венгр теленең төрки телләр белән бәйләнеше. Үзенең тюркологик тикшеренүләрендә чуаш теленең тарихын һәм чыганакларын, шулай ук чуаш теленең төрки телләр арасындагы урынын тикшерә. 350дән артык фәнни хезмәтенең авторы яки автордашы булып тора. Аларның йөздән артыгы чит телләрдә басылып чыккан.
Факт А. Рона-Ташның болгар теле үзенчәлекләренә карата әйткән фикерләре (аерым алганда, болгар эпитафияләренең бер өлешендә чуашчага якын булу ихтималы) кайбер татар тел белгечләренең (мәсәлән, академик М. З. Зәкиевнең) кискен рәвештә каршы чыгуына очраганМиркасыйм Госманов. Гасырдан ― гасырга. К.: ТКН, 2004. ― Б.53. ISBN 5-298-01390-2.
Шәхси тормышы 1958 елда өйләнгән. Хатыны невролог, доцент Эва Вереш (Éva Veres, 1935―2020). Ике баласы, сигез оныгы бар. Улы ― социолог Акош Рона-Таш (Ákos Róna-Tas; Сан-Диегодагы ), кызы ― гематолог доктор Агнеш Рона-Таш (Ágnes Róna-Tas).
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Миркасыйм Госманов, Алсу Арсланова. Бер гыйбрәтле тарихи хезмәт хакында. «Казан утлары», 2001 ел, № 9.
Сылтамалар Рона-Таш Андраш "The Migration and Landtaking of the Magyars." The Hungarian Quarterly, Volume XXXVII No. 144 Winter 1996
Моны да карагыз Төркият
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Маҗарстан галимнәре Төркем:Венгрия тел белгечләре Төркем:Венгрия шәркыятьчеләре Төркем:Төрки телләр белгечләре Төркем:Будапешт университетын тәмамлаучылар