Николай Носков, Николай Иван улы Носков, (1956 елның 12 гыйнвары, РСФСР, Смоленск өлкәсе, Гжатск шәһәре) — музыкант, рок-җырчы һәм композитор, «Алтын граммофон» премиясе лауреаты (1996-2015). РФ атказанган артисты (2018).

Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты

1956 елның 12 гыйнварында Смоленск өлкәсенең Гжатск (хәзерге Гагарин) шәһәрендә биш балалы чегән гаиләсендә туган. Әтисе Иван Александр улы ит комбинатында эшче булып, әнисе Екатерина Константин кызы сыер савучы булып, соңрак төзелештә эшләгән. 1964 елда гаиләсе белән Череповец шәһәренә күченә. Махсус музыка белеме алмаган. Үзлегеннән төрле уен коралларында (фортепиано, гитара, бәрмә коралларда) уйнарга өйрәнә. Хәрби хезмәттә вакытта торбада уйныйНиколай Иванович Носков. Балачактан мәктәп үзешчән сәнгатендә, төрле бәйгеләрдә катнашып килә. Ундүрт яшендә Төньяк-көнбатыш регион бәйгесендә «Иң яхшы җырчы» номинациясендә җиңүче була. 1981 елдан «Москва» ансамблендә (җитәкчесе Давид Тухманов) эшли башлый. «Мелодия» фирмасында «Н.Л.О» альбомын яздыра. 1984 елдан «Поющие сердца» ансамблендә (җитәкчесе Виктор Векштейн) җырлый. 1987 елдан Gorky Park () рок-төркеменең (җитәкчесе Стас Намин) композиторы һәм җырчысы. Рок-төркем белән АКШта гастрольләрдә була һәм Мәскәү рок-фестивалендә катнаша. Америкада рок мэтрлары Джон Бон Джови (1989) һәм Scorpions төркеме җырчысы Клаус Майне (1990) белән җырлый, шулай ук альбом яздыра. 1993 елда АКШтан кайта, «Николай» төркеме оештыра. 1994 елда «Николай» төркеме белән инглиз телендә «Mother Russia» альбомы яздыра, ләкин альбом уңышка ирешми. 1996-2000 елларда продюсер Иосиф Пригожин белән хезмәттәшлек итә. 2002 елда «Дикий мед» () исемле этник музыкага ярдәм итүче фонд оештыра. Мәскәү кирмәнендә 3 концерт програмасы («Дышу тишиной» (), «Ра-Дуга» (), «По пояс в небе» () белән чыгыш ясый. «Дышу тишиной» () (2000), «По пояс в небе» () (2006), «Без названия» () (2012, Алмания, Хорст Шнебель студиясе), Живой (2019), «Паранойя» (II чыгарылышта «Я тебя люблю» (), «Блажь» (II чыгарылышта «Стекла и Бетон» () альбомнары дөнья күрә. 2017 елның 28 мартында, муенында тромб барлыкка килү сәбәпле, авыр хәлдә «Лапино» хастаханәсенә салына, шунда курсы үтә Певец Николай Носков попал в больницу в тяжелом состоянии. КП.ру, 28.03.2017.

Гаилә хәле Хатыны Марина кызы Екатерина (1990/1991 ?) оныгы Мирослава (28.10.2015) Николай Носков стал дедушкой. MK.ru, 16.10.2015 оныгы Валерия (26.12.2017)

Уңышлары Н. Носковның «Bang» җыры Америка радио хит-парадларында беренче урыннарда, видеоклибы MTV чартында өченче урында, «Gorky Park» альбомы атналык Billboard журналының (АКШ) «200 иң яхшы альбом» исемлегендә 81 нче урында тора. 2011 елда «Мелодия» җыры белән (Николай Добронравов-Александра Пахмутова) «Достояние республики» телепрограммасында беренче урын ала.

Фильмография 1987 «Һәлак булган караблар утравы» фильмында берничә җыр башкара. 1987 «Ул кәләпүш белән, ул кара шляпада» фильмында берничә җыр башкара.

Бүләкләре 1992 — «Профи» премиясе 1996 — «Алтын граммофон» премиясе «Я не модный» җыры өчен 1998 — «Алтын граммофон» премиясе «Я тебя люблю» җыры өчен 1999 — «Овация» премиясе «Ел солисты» номинациясендә 1999 — «Алтын граммофон» премиясе «Паранойя» җыры өчен 2000 — «Алтын граммофон» премиясе «Это здорово» җыры өчен 2015 — «Алтын граммофон» премиясе «Это здорово» җыры өчен 2018 — РФ атказанган артисты

Әдәбият А. С. Алексеев. Кто есть кто в российской рок-музыке. М.: АСТ : Астрель : Харвест, 2009. — С. 365, 366. — ISBN 978-5-17-048654-0 (АСТ). — ISBN 978-5-271-24160-4 (Астрель). — ISBN 978-985-16-7343-4 (Харвест).

Сылтамалар Җырчының рәсми сайты facebookтагы сәхифәсе

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Россия композиторлары Төркем:ССРБ музыкантлары Төркем:Россия музыкантлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:«Овация» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын граммофон» премиясе лауреатлары