Әмәкәй — Татарстан Республикасының Мөслим районындагы авыл. Халык саны — 512 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) Почта индексы — 423985. Географиясе Әмәкәй Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 293 чакрым, ә район үзәге Мөслимнән төньяк-көнчыгышка таба 32 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Әмәкәй авылы тарихы Әмәкәй авылына кайчан нигез салынуы турында төрле фаразлар яши. Күпчелек тарихчылар (шул исәптән авыл халкы да) авылның оешу чорын 1500—1550 еллар белән бәйләп карау ягында. Алар фикеренчә, бу вакыйга Явыз Иванның шул еллардагы вәхшилеге китереп чыгарган фаҗигаләргә, татар халкының күпләп ерак җирләргә күчеп китүенә турыдан-туры бәйле. Элегерәк авыл зиратында шушы елларга караган кабер ташы да табылган. Аксакаллар сөйләве буенча, моннан лар чамасы элек, көчләп чукындырудан качып, Казан яны авылларының берсеннән агалы-энеле татарлар — Әмәк һәм Сәмәк — күп балалы гаиләләре, туган-тумачалары белән шушы төбәккә килеп чыга. Куе агачлар, куаклыклар арасыннан шаулап аккан мул сулы елга (Калмыя) ярына тукталалар. Якын-тирәдәге агачларны кисеп-төпләп, куаклардан арындырып, Әмәк исемлесе шунда йорт җиткерергә була. Ул нигез салган авыл, аңа хөрмәт йөзеннән, Әмәкәй дип атала. Кардәшләренең бер өлеше аның белән кала. Ә аның бертуганы Сәмәк, абыйсыннан рөхсәт алып, башка урынга төпләнә. Ул урында Симәк авылы барлыкка килә... Авыл кешеләре белән аралашканда мондыйрак фараз да ишетергә туры килде. Имеш, абыйлы-энеле ике ир, гаиләләре белән Мамадыш төбәгеннән бүгенге Башкортстан якларындагы бер калага барып чыга. Бәләкәй генә булса да, кала кала инде, анда аларга эш табыла: су ташыйлар, бер түрәнең атларын карыйлар, йортында эшлиләр. Шактый гына хезмәт иткәннән соң, әлеге бай түрә аларга кечкенә генә булса да ике йорт салып бирә. Инде балалары үсә төшкәч, ни сәбәпледер, Әмәк белән Сәмәк, бөтен гаиләләрен ияртеп, кабат туган якларына табан юл ала. Ләкин ярты юлда тукталалар һәм ике авылга нигез салалар... "Татар энциклопедиясе" мәгълүматларына караганда, Әмәкәй авылы 1705 елдан бирле билгелеТатар энциклопедиясе: 6 томда. - Казан: “ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты", 2008. - Т. 1. – Б. 296. Авылга Акай явыннан соң гына (1735—1737 еллар) нигез салынуы турында да риваять бар икән. Болай фикер йөрткәндә, яу вакытында халык яртылаш кырылып йә качып, еллар тынычлангач авылның яңадан тернәкләнеп китү ихтималын күз алдында тотарга кирәктер... Кызганыч ки, авылга кайчан нигез салынганлыгын дәлилләрлек рәсми архив документларының әлегә чаклы очраганы юк. РДБААда күп кенә авылларның нигезләнү чорына өлешчә ачыклык кертердәй документлар саклана. Шул нисбәттән Беренче, Икенче һәм Өченче pевизия материалларын телгә алырга мөмкин. Өченче pевизиягә (төбәктә 1762 елны үткәрелә) караган өлеше яхшырак һәм тулырак сакланган. Мөслим ягындагы күп кенә авыллар, шул исәптән Әмәкәй дә, беренче тапкыр шушы документларда телгә алына. Анда Мәсәй Хәсәнов кул астындагы 42 ясаклы татар (ир-ат)Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 90. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5., һәм Минай Бикбауов кул астындагы ир-ат затыннан булган 31 типтәр исәпкә алынаТатары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 94. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.. Әлбәттә, бу Әмәкәйдә ул чорда халык саны шулай гына булган дигән сүз түгел, чөнки кайбер башка сословиеләр буенча да, хатын-кызлар исәбе буенча да мәгълүматлар юк яисә тулы түгел. Емельян Пугачев җитәкчелегендәге кpестьяннар сугышында (1773—1775 еллар) бу төбәктән бик күп авыллар, шул исәптән Әмәкәй дә, актив катнаша. Бу чордагы бер документта авылның ясаклы татарлары бөтенесе дә әлеге сугышта катнашучылар рәтендә күрсәтелгән», — дип ассызыклый һәвәскәр тарихчы Таһир Кәримов үзенең бер язмасында. XVIII гасыр ахырында авылда күпме кеше яшәгәнлеген төгәл ачыклавы кыен. Дүртенче ревизия (1782 ел) буенча (аның материаллары тулысынча сакланмаган), Әмәкәй авылында барлыгы 79 ир-ат типтәр яшәгәнТатары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 171, 174. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.. Бер чыганакта 1795 елны Әмәкәйдәге 18 хуҗалыкта 82 ир-ат һәм 112 хатын-кыз булуы хакында әйтелә(!) Әмма болар барысы да — ясаклы татарлар һәм «башкорт» сословиесенә караган кешеләр. Ә менә баштагы pевизияләр вакытында телгә алынган, ул чорда халыкның күпчелеген тәшкил итүче типтәрләр турында, ни сәбәпледер, бер генә мәгүлүмат та күрсәтелмәгән. XIX гасыр башы мәгълүматлары да тулы түгел. Бу чорда (1811 ел) Әмәкәй авылында бер мәчет эшләп килә. Анда указлы мулла — 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов хезмәт күрсәтә. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, вулыс үзәге Әмәкәйдә 231 хуҗалык булып, аларда 569 ир-ат һәм 592 хатын-кыз яши. Авылда ике мәчет һәм өч мәктәп эшли. Әмәкәй ул вакытта зур сәүдә үзәгенә әверелә... Әмәкәй базарында даими 17 вак кибет, дүшәмбе саен базарлар эшләп торган. Ә көз көне (16—23 ʜоябрьләрдә) олы ярминкә үткәрелгән. Гасыр ахырында (1897 ел) авылда даими яшәүчеләр саны бер мең ярымга якынлаша. Ир-атлар 764-кә, хатын-кызлар 717-гә җитә. Бу саннар гына да Әмәкәйнең шактый зур авыл булганлыгын раслый. Егерменче йөз башында Әмәкәй төбәктә иң эре авылларның берсе исәпләнә. 1906 елгы статистик белешмәдә анда 274 хуҗалык булуы, 795 ир-ат һәм 776 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Өч мәчет, икмәк запасы саклана торган үзәк кибет, шәраб һәм берничә бакалея лавкасы була. Атна саен базарлар, елга бер тапкыр (гадәттә 14 ʜоябрь көнне) ярминкә уза. Ул базарларга һәм ярминкәгә кайлардан кемнәр генә килми дә, кемнәр генә сәүдә итми. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы продуктларын сатучылар һәм сатып алучылар арасында алыш-биреш көчле бара. Күпләре, сәүдәләре киң колач җәйгәч, зур-зур складлар җиткерә. 1911 елны алсак, Әмәкәйдә берешәр склад тотучылар арасында Теләнче-Тамактан «Борадәран Хәлфиннәр»нең сәүдә йортын (капиталы ), Чуракайдан Камалетдин Батыршин (), Актаныштан Василий Петров (), Сикиядән Авзалиулла Карабаев () һәм Табанлыкүлдән Фәхретдин Йосыповны () күрәбез. Төп Әмәкәй кешесе Якуб Габделгалимовның () ике склады була. Сәүдәгәрләрнең бер өлеше ашлыкны, махсус килешү буенча, казнага дип, икенчеләре исә эре сәүдәгәрләргә күпләп сату өчен җыйганнар. Сәүдә базарсыз көннәрне дә тынып тормаган. Алыпсатарлар, ваклап сатып алу белән күпләп сатудагы аерма исәбенә шактый табыш алганнар. Икмәкне отышлы сатып җибәрү җиңелдән булмаган, әлбәттә. Зур осталык һәм хезмәт таләп иткән. «Борадәран Хәлфиннәр»нең сәүдә йорты, мәсәлән, ашлыкны сатып алгач, Әмәкәйдәге һәм башка җирләрдәге складларында озак тотмаганнар, аны Әҗәкүл пристанендагы зур складларына озатканнар. Сезонга һәм базардагы бәяләргә карап, икмәкне күпләп әлеге пристаньнан эре сәүдәгәрләргә яки казнага шактый отышлы бәягә җибәрә торганнар. Авыл хуҗалыгы товарларыннан тагын тире, йон һәм балавыз белән сәүдә итү дә зур үсеш ала. Бу өлкәдә Әмәкәй авылы кешеләре өстенлек итә: Суфиян Әхмәтҗанов, Габит Галимов, Шакирҗан Мөхәммәдиев, Әхмәтвәли Мөхәммәдиев, Латыйп Хәбибуллин, Фәррахетдин Галләметдинов... Җыйган чималны алар вакытлыча үзләренең амбарларында саклаганнар, аннары Байсардагы, Актаныштагы һәм башка урыннардагы базарларга илтеп сатканнар... Авыл халкының күпчелеге игенчелек һәм терлек асрау белән шөгыльләнгән. Рәсми документлардан күренгәнчә, күпчелеге 25—30 сутый бәрәңге бакчасы тоткан. Үзләреннән артканны алыпсатарларга сата торган булганнар. Аерым кешеләрнең һөнәрчелек белән көн күргәнлеге билгеле. Мәсәлән, Батырша һәм Зөбәер исемле кешеләр бик оста төзүчеләр булган. Хәтта күрше-тирә авылларда да аларны мәчетләр, торак йортлар салу өчен чират белән көтеп торганнар. Әһелтдин Вәлиев, Вәлиәхмәт Суфиев, Гыйльметдин Фәррахов, Насыйп Ильясов, Әхмәтвәли Мөхәммәдиев тәрәзә рамнары, ат һәм кул арбасы, чаналар, мичкә, орчык ясап, Әмәкәй базарында ирекле сатканнар. Чана табаннарын үзләре бөккәннәр, тәгәрмәчләрне дә үзләре сукканнар. Шәйхелгали Гыйздәтуллин мич чыгару остасы булса, Гыйниятулла Гыйздәтуллин, Хөсәен Габдерәфыйков ярма суырту яргычлары тотып, шуның хисабына мал-мөлкәтләрен арттырганнар... Бу чорда авыл халкының өч төркемгә бүленүен дә әйтеп китәргә кирәктер. Беренчесе — байлар, сәүдәгәрләр. Кайберләре асрау да тоткан. Өчәр йорт салганнар, икешәр ат, икешәр сыер, күп санлы сарыклар асраганнар. Мондыйлар рәтенә Хәйри Хөснелгата, Латыйп Мирзай, Гали бай кергән. Рәсми исемлектә андыйлар 29 кеше исәпләнә. Икенче төркем — урта хәллеләр. Бер ат, бер сыер тотканнар. Иманасына тигән җирдә иген игеп, шуның белән көн күргәннәр. Өченчеләре — мал-мөлкәтсез кешеләр. Байларга бил бөгеп тамак туйдырганнар... Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да сәүдә тукталмый. Кемнәрдер бу чорда байлыкларын тагын да арттыра, икенче берәүләр бөлә, йә булмаса, сугышка алыну аркасында сәүдә эшеннән бөтенләй туктарга мәҗбүр була. Шуңа күрә сәүдәгәрләрнең 1916 елгы исемлегендә элек күрсәтелгән кайбер исем-фамилияләр күзгә чалынмый. Ә шулай да, кемнәр сәүдә иткән соң Әмәкәйдә? Авыл хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итүчеләр арасыннан «И. Г. Стахеев варислары»ның сәүдә йорты — ике, Сәлахетдин Акбердин (капиталы — ), әмәкәйлеләр Мирзасалих Әхмәров () һәм Евдокия Пәтибратова () берешәр склад тотканнар. 1911 елгы исемлектәгеләрдән бары А. Карабаев һәм К. Батыршин гына телгә алына. Әмма өстәмә чыганакларны өйрәнү беренче исемлекнең дә, икенчесенең дә бик үк тулы түгеллеген чагылдыра. Ни сәбәпледер, аларда кайбер сәүдәгәрләр бөтенләй күрсәтелмәгән, дип исәпли авыл тарихын озак еллар буе өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримов. 1915 елның 25 декабрендә Минзәлә өязенең 1-нче стан, 6-нчы участогы ᴨүлᴎсə үрәтниге Смирнов тарафыннан төзелгән документ (акт) бу яктан бераз ачыклык кертә. Смирнов, становой пристав кушуы буенча, Әмәкәй базарында авыл хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итүчеләр турында мәгълүматлар җыйган. Әлеге документта моңарчы бөтенләй телгә алынмаган исем-фамилияләр очрый, кайбер башка яңа мәгълүматлар да бар. Әйтик, Әмәкәйдән Әхмәтгали Хәбибуллин базар саен ваклап ашлык сату белән шөгыльләнгән, склад тоткан. Әлеге икмәкне күпләп сатып алып, башка сәүдәгәрләр Минзәләгә, Рыбинск шәһәренә һәм башка төбәкләргә җибәрә торган булганнар. Бәләбәй өязенең Бакалы олысына керүче Үмер авылы крестьяны Иван Горбунов шулай ук ваклап бөртекле ашлык сатып алган. Аны Әмәкәйдәге складында саклаган һәм вакыт-вакыт эре сәүдәгәрләргә күпләп сатып җибәрә торган булган. Минзәлә өязенең Матвеевка олысына караган Рус Мөшегесе авылы крестьяны Дмитрий Пәтибратов, хатыны Евдокия белән, Әмәкәй авылына төпләнгән. Үзенең склады булган. Ул да, ваклап икмәк сатып алып, аны күпләп эре сәүдәгәрләргә сату белән шөгыльләнгән. ...ХХ гасырның утызынчы еллар уртасында күмәк хуҗалыклар төзү кампаниясе тәмамлангач, авылларда кооперативлар оештырыла башлый. Әкренләп авылда кибетләр ачыла, сәүдә эше җайга салына. Шуның белән бергә, бөтен татар тарихында үзенең лаеклы урынын алган данлыклы Әмәкәй базары да ябыла... 1913 ел. Рәсми документлардан һәм авыл аксакаллары хатирәләреннән күренгәнчә, бу вакытта һәм совет хакимияте урнашуның беренче чорында Әмәкәйдә өч мәчет эшли. Беренче мәхәлләдә муллалар булып Нурлыгаян Хисмәтуллин, Мирзасалих Әхмәров тора, азанчы — Миргазетдин Шәйхелисламов. Мирзасалих мулла башкалардан мал-мөлкәтенең күплеге белән аерылып тора. Аның өч йорты, ике амбары, мунчасы, күп санлы мал-туары була. Икенче мәчеттә Мөхәммәтбәкер Фазылов — мулла, Фазыл Гыйрфанов азанчы вазифаларын башкара. Өченче мәхәлләдә исә Мөхәммәтзакир Шәймәрданов һәм Миркасыйм Шәйхелисламов — мулла, Шакир Фәттахов азанчы булып торалар.