Урал Республикасы () — 1993 елның 1 июленнән 9 ноябренә кадәр Свердлау (Свердловск) өлкәсе чикләрендә гамәлдә булган Рәсәй Федерациясе субъекты. Республика статусын игълан итү төбәкнең икътисади һәм сәяси мөстәкыйльлеген киңәйтү максатыннан эшләнә.
Бу сәяси проектның төп әйдәүчесе һәм лидеры — Свердлау өлкәсе хакимияте башлыгы . Республика төзү идеясе 1993 елның апрелендә узган референдумда халык тарафыннан хуплау таба. Шул ук елның көзендә Урал Республикасының үз Конституциясе кабул ителә; бу адым Свердлау өлкәсенә Рәсәй составындагы милли республикалар белән бер үк дәрәҗәдәге хокуклар бирергә тиеш була.
Әмма Мәскәүдәге федераль хакимият бу хәлне хупламый һәм аны дәүләтнең бөтенлегенә куркыныч дип бәяли. 1993 елның 9 ноябрендә Рәсәй Федерациясе президенты Борис Ельцинның Свердлау өлкәсе советын тарату турындагы 1874 нче санлы указы чыга; 10 ноябрьдә исә ул хакимият башлыгы Эдуард Россельне вазифасыннан читләштерү хакындагы карарга кул куя. Шушы указлар басылып чыкканнан соң Урал Республикасы яшәүдән туктый, һәм төбәккә «гади» өлкә статусы кайтарыла.
Тарихы
1990 еллар башында Рәсәй Федерациясендәге төбәкләрнең статуслары һәм хокуклары тигез булмый: милли республикалар икътисад, салым җыю һәм канун чыгару мәсьәләләрендә шактый күбрәк мөстәкыйльлеккә ия була. Шул ук вакытта сәнәгать ягыннан нык үскән, әмма «гади өлкә» статусында булган төбәкләр, шул исәптән Свердлау өлкәсе, моны икътисади гаделсезлек дип саный. Өлкә җитәкчелеге, җирле бюджетта салымнарның зуррак өлешен калдыру һәм мөстәкыйльрәк карарлар кабул итү мөмкинлеге алу өчен, төбәк статусын республика дәрәҗәсенә күтәрү идеясен алга сөрә башлый.
Бу максатка ирешү өчен хокукый нигез әзерләү 1993 елның 25 апрелендә уздырылган референдумнан башлана. Анда Свердлау өлкәсе сайлаучылары түбәндәге сорауга җавап бирәләр: Референдумда катнашкан халыкның (67%) 83,4 проценты әлеге тәкъдимне хуплый. Бу ышанычлы җиңү өлкә хакимияте башлыгы һәм җирле халык депутатлары советына яңа сәяси статусны рәсмиләштерү өчен юл ача.
Халык фикеренә таянып, 1993 елның 1 июлендә Свердлау өлкә советы Урал Республикасын төзү турында декларация кабул итә. Шул ук вакытта әлеге проектка күрше төбәкләрне дә җәлеп итү һәм уртак икътисади мәйдан булдыру нияте барлыкка килә. Сентябрь аенда Екатеринбурда Чиләбе, Пирем (Пермь), Курган һәм Оренбур өлкәләре вәкилләре катнашында «Урал республикасы һәм Рәсәй дәүләтенең бөтенлеге» дип аталган махсус җыен уза, анда берләшкән «Зур Урал» () төзү мөмкинлеге каралаНе бойтесь, земляки // На смену!— 1993.— 21 сентября.Оренбуржье.— 1993.— 23 сентября.. Әмма башка өлкәләр бу тәкъдимгә шикләнеп карый, шуңа күрә Урал Республикасы бары тик Свердлау өлкәсе чикләрендә генә төзелә.
1993 елның көзендә яңа субъектның хокукый нигезен ныгыту эше башлана. Төбәкнең әйдәп баручы галимнәре (аерым алганда, Рәсәй фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе) һәм сәясәтчеләре тарафыннан Урал Республикасы Конституциясе эшләнә.. 1993 елның 27 октябрендә Свердлау өлкә советы әлеге төп канунны раслый, һәм ул 31 октябрьдә рәсми рәвештә үз көченә керә. Яңа Конституция буенча, яңа төзелгән Урал Республикасының губернаторы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.
Башта Мәскәүдәге федераль хакимият бу вакыйгаларга кискен бәя бирми, чөнки ул вакытта илдә тирән сәяси кризис хөкем сөрә иде: Рәсәй президенты Борис Ельцин һәм Югары Совет хакимият өчен көрәште. Ләкин 1993 елның октябрендәге кораллы бәрелешләрдән соң президент үз позицияләрен тулысынча ныгыта. Үзәк хакимият төбәкләрнең мондый мөстәкыйльлек алу омтылышларында дәүләт бөтенлегенә куркыныч һәм сепаратизм билгеләрен күрә башлый, гәрчә Урал Республикасы Рәсәйдән аерылып чыгу максатын беркайчан да куймаган булса да.
1993 елның 2 ноябрендә Рәсәй Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында Борис Ельцин Свердлау өлкәсе хакимиятенең бу гамәлләрен тәнкыйтьли. Президент, 9 ноябрьдә 1874 санлы указ чыгарып, Свердлау өлкә советын тарата. 10 ноябрьдә исә ул Эдуард Россельне вазифасыннан азат итә.Российская газета.— 1993.— 10 ноября. Россель бу карарга каршы чыкмый. Шулай итеп, низаг тыныч юл белән хәл ителә. Урал Республикасы яшәүдән туктатса да, аның идеологлары куйган таләпләр эзсез югалмый: шул ук елның 12 декабрендә кабул ителгән яңа Рәсәй Конституциясендә барлык субъектларның — республика, край һәм өлкәләрнең — тигез хокуклылыгы принцибы ныгытыла.
Мирасы
Урал Республикасының иң төп мирасы — аның Рәсәй Федерациясенең хәзерге корылышына һәм хокукый нигезенә керткән өлеше. Бу субъект юкка чыгарылса да, ул яңа Рәсәй Конституциясен (1993 елның декабрендә кабул ителә) әзерләүчеләрне төбәкләр статусына карашны үзгәртергә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә, илнең Төп канунындагы 5 нче маддәгә федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрдә барлык субъектларның (милли республикалар, крайлар һәм өлкәләрнең) тигез хокуклы булуы турындагы мөһим принцип кертелә. Шулай итеп, төбәк үзенең төп сәяси максатларының берсенә өлешчә ирешә.
Бу вакыйгалар Урал Республикасының төп идеологы Эдуард Россельнең сәяси карьерасына да нокта куймый, ә киресенчә, аның җирле халык алдындагы абруен тагын да ныгыта. Төбәк мәнфәгатьләрен яклаучы буларак танылган Россель «Преображение Урала» дигән сәяси хәрәкәт төзи һәм 1995 елда Свердлау өлкәсе губернаторы итеп сайлана. 1996 елда исә ул Рәсәй җитәкчелеге белән хакимият вәкаләтләрен бүлешү турындагы махсус шартнамәне имзалауга ирешәДоговор о разграничении предметов ведения и полномочий между органами государственной власти Российской Федерации и органами государственной власти Свердловской области Бу килешү өлкәгә Урал Республикасы кысаларында күздә тотылган күп кенә икътисади ташламаларны һәм канун чыгару мөмкинлекләрен бирә.
Бүгенге көндә Урал Республикасы Рәсәй федерализмы тарихында үзенчәлекле һәм мөһим күренеш буларак бәяләнә. Ул сәясәт белемендә милли булмаган (территориаль) регионализмның иң билгеле һәм тыныч үрнәкләренең берсе булып санала. Бу тарихи вакыйгалар Урал халкының үзенчәлекле үзаңын формалаштыруга зур өлеш керткән: хәзерге вакытта да ул төбәкнең тарихына багышланган күргәзмәләрдә һәм массакүләм мәдәнияттә даими искә алына, ә аның идеяләре федерализм темасына багышланган фәнни хәзмәтләрдә карала.
2024 елда Рәсәй Югары мәхкәмәсе «Урал Республикасы» («Урал Федератив Республикасы») хәрәкәтен террорчы оешма дип таный һәм «ПостРәсәйнең ирекле дәүләтләре форумы» дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәтнең структур бүлекчәсе буларак террорчы дип танылган оешмалар исемлегенә кертә.
Татарстан белән мөнәсәбәтләр
Урал Республикасы төзелү тарихында Татарстан һәм аның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең сәяси эшчәнлеге мөһим роль уйный. 1990 еллар башында Татарстан, үзенең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итеп, Мәскәү белән уңышлы гына икътисади һәм сәяси мөстәкыйльлек турында сөйләшүләр алып бара. Татарстанны үрнәк итеп күрә һәм Свердлау өлкәсе дә нәкъ шундый ук хокукларга, салым ташламаларына ия булырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. Аның төп аргументы — икътисади яктан көчле сәнәгый төбәкләр (шул исәптән рус төбәкләре) милли республикалар кебек үк киң вәкаләтләргә лаек.
Минтимер Шәймиев һәм башка милли республикалар җитәкчеләре, Урал Республикасы проекты белән кызыксынсалар да, аңа бераз шикләнебрәк карыйлар. Бер яктан, Россельнең төбәк хокукларын яклау омтылышлары Татарстан мәнфәгатьләренә туры килә, чөнки алар үзәк хакимиятнең монополиясен йомшартуга юнәлтелгән. Икенче яктан, бары тик территориаль нигездә генә республикалар төзү милли дәүләтчелекнең үзенчәлеген һәм тарихи нигезен юкка чыгарыр төсле тоелган. Шуңа да карамастан, ике көчле төбәк лидеры булган Шәймиев белән арасында үзара хөрмәт һәм прагматик мөнәсәбәтләр урнаша — алар икесе дә Рәсәйдә чын федерализм төзү ягында торалар.
Урал Республикасы юкка чыгарылганнан соң да Татарстан тәҗрибәсе Эдуард Россель өчен актуальлеген югалтмый. 1994 елның февралендә Татарстан белән Рәсәй Федерациясе арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы тарихи шартнамә имзалангач, Россель дә Свердлау өлкәсе өчен шундый ук хокукый юлны сайлый. 1996 елда ул Мәскәү белән шундый ук ике яклы килешү төзүгә ирешә, һәм Свердлау өлкәсе Рәсәйдә мондый шартнамәсе булган беренче «гади» өлкәгә әйләнә. Шулай итеп, Татарстанның сәяси моделе Урал төбәгенең мөстәкыйльлеккә ирешү омтылышларына һәм сәясәтенә турыдан-туры тәэсир ясый.
Ике төбәк җитәкчесенең җылы мөнәсәбәтләре һәм хезмәттәшлеге алга таба да дәвам итә. Мәсәлән, 2002 елның 5–16 июнендә Урта Уралда узган Татарстан көннәре кысаларында Минтимер Шәймиев Екатеринбурга рәсми сәфәр белән киләhttps://newdaynews.ru/ekb/13_42169.HTML. Сәфәр барышында Россель белән Шәймиев хезмәттәшлек турында меморандум имзалыйларhttps://ria.ru/20020611/172754.html. Ә 2006 елның 1 декабрендә Екатеринбурда узган эшлекле очрашу («Бердәм Рәсәй» партиясе җыены) вакытында Татарстан президенты Эдуард Россельгә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медален тапшыра.https://www.tatar-inform.ru/news/mintimer-shaymiev-vruchil-eduardu-rosselyu-yubileynuyu-medal-v-pamyat-1000-letiya-kazani
Искәрмәләр
Әдәбият Уральская республика и целостность Российского государства // Свердл. обл. Совет нар. депутатов. Администрация Свердловской области. — Екатеринбург, 1993. Азанов Г. Г. Уральская республика. Игра амбиций или необходимость. — 1994. Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча административ-территориаль берәмлекләрТөркем:Юкка чыккан РФ субъектларыТөркем:Свердловск өлкәсе тарихыТөркем:1993 елда барлыкка килгәннәр