Санак уены төре (шулай ук санак уены жанры) — санак уенының уйнау ысулына нигезләнгән рәсми булмаган классификация. Фильмнар һәм китаплар сыман башка сәнгать төрләре аша күрсәтелгән матур әдәбияттан аермалы буларак, ул уен дөньясының мохитенә бәйле түгел. Мәсәлән, уен урнашкан урынга карамастан, шутер уены һаман да шутер уены, ә башваткыч уены һаман да башваткыч уены. Билгеле уенның төре субъектив кабул итүгә ачык. Бер уен берьюлы берничә төргә карый ала.
Классификация
Санак уены төрләре үз үзенчәлекләре буенча аерыла, ә танылган күзәтүләр “экшн”нан башлап “бейсбол”га кадәр күптөрле жанр исемнәре куллана. Бу практикада төп темалар һәм фундаментальрәк булган характеристикалар берьюлы кулланыла.
Искәрмәләр