Анатолий Рябов (, — , ) — телләр белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Нежин педагогика инсититутын тәмамлагачтын (1916) Омск шәһәренең мәгариф оешмаларында эшли. 1922-1924 елларда – Түбән Новгород губерна халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре, 1924-1930 елларда РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты каршындагы милли азчылыклар шурасында мордва асбүлеге мөдире; шуннан соң яңа әлифба Бөтенсоюзүзәк комитетында эшли. 1934-1937 елларда – Саранск аграр-педагогика институтының мордва телләре кафедрасы мөдире. Репрессияләнә (атып үтерелә), 1956 елда аклана.https://ru.openlist.wiki/Рябов_Анатолий_Павлович_(1894) Әлифба китаплары, эрзә мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары, мордва телләренең морфологиясенә һәм фонетикасына караган фәнни хезмәтләр, латин хәрефләренә нигезләнгән эрзә әлифбасы проекты (1932) авторы.
Искәрмәләр
Төркем:Эрзә тел галимнәре Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Мордовия галимнәре Төркем:Ичалки районында туганнар