Майкоп җәмигъ мәчете () — Адыгея башкаласы Майкоп шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. XXI гасыр башында төзелгән. Бинада Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәте урнашкан. Имам — Ибраһим Шхалахов. Вәгазьләр адыгэ, рус, гарәп телләрендә укыла Майкоп җәмигъ мәчете. islamcenter.ru.
Тарих
XIII гасырда Төньяк Кавказ Җүчи Олысы дәүләте составына керә, аның күпчелек халкы, шул исәптән, адыгэлар, Үзбәк хан идарә иткәндә (1312—1342) Ислам динен кабул итә.
XVII гасырда госманлы сәяхәтчесе тауларда яшәгән адыгэлар янында булып, «адыгэлар Аллаһ дине эшләрендә артык тырышмыйлар, дуңгыз итен ашыйлар», - дип билгели.
XIX гасырда — XX гасыр башында күпчелек адыгэ авылларында берничә мәчет эшләгән.
Совет чорында, дингә каршы кампания кысаларында, тарихчылар һәм публицистлар исламның Адыгея тарихына һәм мәдәниятенә йогынтысын минималь итеп күрсәтергә тырыша. Мистик күзаллауларга һәм кешеләрнең гап-гади наданлыгына нигезләнгән борынгы мәҗүсилек диннәрен өйрәнүгә өстенлек бирелә. Атеистик максатларда, адыгэларның ислам диненең көчле тарафдарлары булмавы турында ялган теория эшләнә. Бу миф җәмәгать аңында һәм бер өлеш галимнәр арасында бүгенге көнгә кадәр яшиИслам у адыгов: историческая справка. dumraikk.ru, 12.03.2014.
Адыгеяда 40, Краснодар краенда 7 мәчет эшли (2019). Мөфти (2012 елдан) — хаҗи Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәте сайты. Беренче Майкоп мәчете Майкопның беренче җәмигъ мәчете 1911 елда чиркәс сәүдәгәре һәм химаячесе (1854—1914) акчасына төзелгән булган. Мәчет Майкоп тирәсендәге 12 чиркәс авылы кешеләре, шәһәрдә яшәүче дагстанлылар һәм сәүдәгәр татарлар өчен төзелгән. 1920-еллар ахырында мәчет бинасы тартып алынган. Мәчет бинасына терәп, зуррак бина корылган, ул бина озак еллар Саклану министрлыгы карамагында булып, гарнизон кинотеатры, Офицерлар йорты һ. б. буларак кулланылган, мәчет бинасы административ бина булып хезмәт иткән. 2019 елда элекке мәчет бинасы мөселманнарга кайтарылган, ләкин якындагы йортларда яшәүче халык мәчетне торгызуга каршы чыккач, анда Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәте архивы урнаша Беренче Майкоп мәчете бинасында Диния нәзарәтенең архивын урнаштырачаклар. Интернет-СМИ «Кавказский узел». Майкоп җәмигъ мәчете Майкоп шәһәрендә яңа җәмигъ мәчете төзелеше өчен финансларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре шәехе, Рәэсел-Хәймә әмирлегенең шаһзадә Халид бин Сакр-әл-Кассими бүлеп биргән. Шәех мәрхүм әнисенең үтенечен үтәгән. Төзелеш эшләрен 18 айда «Белореченскстрой» АҖ белгечләре башкарган. Бинаның проекты Адыгея Республикасының атказанган рәссамы Абдуллаһ Берсиров тарафыннан әзерләнгән. 2000 елның 2 ноябрендә мәчет мәхәллә кешеләре өчен тантаналы рәвештә ачылган. Тасвирлама Мәчетнең тышкы ягы ак таштан ясалган. Гөмбәз һәм манараларның түбәләре күкне гәүдәләндерүче ачык зәңгәр төстә. Барлыгы 5 гөмбәз, шуларның иң зурысы бина үзәгендә урнашкан һәм күләме буенча кечерәк булган 4 гөмбәз белән әйләндереп алынган, алар артыннан 4 манара бастырылган.
Мәчетнең эчке диварлары хәзерге заман (кырлы, почмаклы) шрифты белән язылган Коръән сурәләре белән бизәлгән. Урыны Майкопның Дуслык мәйданында, шәһәр скверларының берсендә, Совет һәм Пионер урамнары арасында урнашкан. Мәчетнең рәсми адресы — Совет урамы, 200. Сылтамалар Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәте сайты Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары диния нәзарәте сайты (иске) Майкоп җәмигъ мәчете Майкоп җәмигъ мәчете. ayrat72.livejournal.com Майкоп җәмигъ мәчете
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2000 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:Майкоп мәчетләре