Бенг Меалеа яки Бунг Меалеа (Кхмер телендә:ប្រាសាទបឹងមាលា "лотос буасы"Freeman et Jacques, 2006, pp.220-223) ул Ангкор Ват чорының гыйбадәтханәсеHigham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, Ул Камбоджада Ангкор Ватның төп гыйбадәтханәләр төркеменнән көнчыгышта, Преаһ Кһан Компонг Свайга борынгы патша шоссесында урнашкан. Гыйбадәтханә
Бенг Меалеа Һинд дине гыйбадәтханәсе буларак төзелгән булган, әмма кайбер кисеп ясалган сурәтләрдә Буддачылык мотивлары сурәтләнгән. Аның төп материалы булып комташ тора һәм ул күбесенчә янә төзекләндерелмәгән, агачлар һәм куе куаклар аның манаралары арасында үсеп тора һәм күп ташлары зур өем итеп ятып торалар. Еллар буена аңа барып җитәргә авыр булган, әмма Коһ Кер комплексына алып баручы күптән түгел төзелгән юл Бенг Меалеа аша уза һәм урынга күбрәк кеше килә, чөнки ул юлдан барганда Сием Реаптан 77 км да.
Гыйбадәтханәнең тарихы мәгълүм һәм аны бары тик архитектура стиле буенча даталарга була, ул Ангкор Ватка идентик, шулай итеп галимнәр ул 12-енче гасыр башында патша Сурьяварман II вакытында төзелгән булган дип фараз итәләр. Ангкор Ваттан үлчәме буенча кечерәк булып, патшаның төп һәйкәле Бенг Меалеа шулай да Кхмер империясенең иң зур гыйбадәтханәләре арасында: гыйбадәтханә янында галерея 181 м га 152 м.Rooney, 2005, pp.255-258 Ул шәһәр үзәгендә булган һәм аның тирәли 1025 м зурлыгында һәм 45 м киңлегендә канау булган. Бенг Меалеа көнчыгышка таба юнәлгән, әмма аның өч кардиналь юнәлештән керү юллары бар. Нигез план булып үзәк санктуарий тирәли өч галерея, алар хәзер җимерелгән булган. Шул якын урыннар Ангкор Ват кебек “хач-сыман монастырьлар” белән бәйле. Уң якта китапханәләр буларак мәгълүм корылмалар һәм сул яктан көнчыгышка алып баручы авеню. Һинд дине мифологиясеннән киң сәхнәләр кисеп ясалган, мәсьәлән Сөт Дингезеннән Май язу һәм Гаруда кошында атланган Вишну. Түшәлгән юлларда җиде башлы Нага еланнары тәннәре белән формалаштырган озын балюстрадалар бар.
Ул күбесенчә комташтан төзелгән булган: Бенг Меалеа Пһном Куленның Ангкор комташ карьерларыннан 7 км ераклыкта, карга очышында гына. Фараз ителгәнчә Ангкор өчен кулланылган комташ блоклар ясалма су каналлары аша кулланылган булган һәм моннан тапшырылган булган. Мәгълүмат аз булуга күрә, архитектура һәм бизәүләрнең сыйфаты ачыштан бирле Франция галимнәренең игътибарын җәлеп иткән.
Дөнья Мирасы статусы Урын ЮНЕСКО Дөнья Мирасы Алдан Исемлегенә 1992 елның 1 сентябрендә мәдәният төркеменә өстәлгән булган .
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Тышкы сылтамалар A Pilgrimage to Beng Mealea by Willard Van De Bogart Beng Mealea re-visited on Andy Brouwer's website "Death of an Angel: How antiquities theft destroys Cambodia's past...and future" - Article about Beng Mealea site damage Beng Mealea - Gallery and Photographic Documentation by khmer-heritage.de Photos from inside Beng Mealea
Төркем:Һинд дине Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Вишнуизм Төркем:Ангкор Ват